Быел «TMTV” татар музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 20нче августа on-line форматта уза. Пандемия сәбәпле «Барс Медиа» компаниясе җитәкчелеге билетлар сатудан баш тартып, теләгән һәркемгә грандиоз музыка вакыйгасының катнашучысы булу мөмкинлеген биргән. Популяр музыка яратучыларны татар эстрадасы артистлары чыгышлары, заманча ут һәм визуаль бизәлеш, сыйфатлы тавыш, матур куелыш һәм яраткан хитлары көтә.
Артистлар өчен тавыш бирү телеканал сайтында 25 июльгә кадәр дәвам иткән. Нәтиҗәдә, 35 иң яхшы җырга статуэткалар тапшырыла.