Быел Татарстанда капиталь ремонттан соң 17 сәнгать мәктәбе ачыла. Төзекләндерүгә республика һәм федераль бюджет акчалары бүлеп бирелде. Россия Мәдәният министрлыгы линиясе буенча 50 миллион сум алынган.
2020 елда сәнгать мәктәпләрен капиталь ремонтлау буенча федераль программаны ил президенты Владимир Путин игълан итте. Республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә ремонт кирәк булган мәктәпләр исемлеген алдан ук төзеделәр. Хәзер Чаллыда музыка һәм театр мәктәпләрендә капиталь ремонт ясала.