Быел Татарстанда башлангыч мәктәпләр өчен татар теленнән яңа дәреслек әзерләргә ниятлиләр. 2020 елда беренче сыйныф өчен дәреслек эшләнде. Быел икенче, өченче һәм дүртенче сыйныфлар өчен тагын өч дәреслек әзерләнә. Яңа дәреслекләр белән күп телле комплекс базасында да, Казан федераль университетының филология институты партнерлары — мәгариф оешмалары базасында да экспериментлар үткәрелә