Быел Татарстанда 16 мең участокта газ үткәрергә ниятлиләр. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр. Зәңгәр ягулык өйгә генә кермәячәк. Быелдан башлап бушлай газ үткәрү программасы мәгариф һәм медицина учреждениеләренә дә кагыла.
Татарстанда газ үткәртү буенча 17 мең гариза килгән. Шуның 12 меңе үтәлгән. Калганнарын — быел тоташтырачаклар. Республикада барлыгы 16 мең җир кишәрлегенә зәңгәр ягулык салына.
Россия Хөкүмәте әлеге социаль программаның вакыт чикләрен бетерде, ягъни шәхси йортлар кишәрлекләре чигенә кадәр газ торбаларын бушлай сузу өзлексез дәвам дәвам иттерелә.Зәңгәр ягулыкны йортларга гына түгел, ә медицина һәм мәгариф учреждениеләренә дә бушлай суза башлыйлар.
Быел йортка газ кертү, газ җиһазлары сатып алу һәм урнаштыру өчен субсидия 100 мең сумга кадәр артыр дип көтелә. Ярдәм алуга Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, инвалидлар һәм аз керемле гаиләләр.
Газ үткәрү буенча барлык эшләрне башкарганнан соң субсидия алу өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына гариза җибәрергә кирәк.