Быел Татарстан сулыкларында 15 кеше батып үлгән. Шуларның өчесе, шул исәптән бер яшүсмер – җиһазландырылмаган урында су коенган. Коену сезоны вакытында балаларны саклау өчен республиканың 14 районында өстәмә коткару постлары урнаштырыла.
Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Республика төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Татарстанда барлыгы 35 пляж теркәлгән, шуларның 6 сы ачылган.