Быел «Татарча диктант» акциясе өч көн дәвамында – 10нчы, 11 нче, 12нче сентябрьдә була.
http://diktant.tatar/
Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, Татарстан һәм Башкортстаннан катнашучыларга диктант язу өчен төп көн 10 сентябрь, Россия Федерациясенең башка төбәкләре өчен 11 сентябрь, чит илләр өчен 12 сентябрь билгеләнгән. Татарстаннан катнашучылар диктантны Гомәр Бәширов әсәрләреннән алынган ике өзек, Россия төбәкләрендә Ибраһим Сәлахов әсәреннән алынган өзек буенча яза. Диктантны турыдан-туры клавиатурадан язу мөмкинлеге дә оештырыла. Болар хакында бүген Казанда матбугат конферениясендә сөйләшү була.