Быел талпаннар гадәттәгедән бер айга иртәрәк уянган. Моңа аномаль җылы һәм карсыз кыш та ярдәм итте. Беренче кан суыргычлар инде коры туфрак участокларында күренә дә башлады. Билгеле булганча, талпаннар куркыныч авыруларны таратучылар булып тора. Алардан ничек сакланырга? Бу турыда Буадан Ранис Әхмәтшин әзерләгән язмада.
Паркта йөрү, табигатькә чыгу яки шул ук бакчасда эшләү генә дә талпаннар тешләвенә китерергә мөмкин. Илнур Гыйбадулин кан суыручы бөҗәкләрдән ничек һәм кайчан сакланырга кирәклеген белә. Өстәвенә, сезон башланыр алдыннан энцефалиттан һәм боррелездан прививка ясатырга өлгергән.
«Зөя буйлары» дәүләт заказнигы башлыгы Илнур Гыйбадуллин: «Гадәттә алар +5градустан уяна башлыйлар. Май-июнь айларында. Быелгы иртә яз аларны апрель башында ук уятырга мәҗбүр итте күрәсең. Кышның җылы килүе дә моңа йогынты ясады. Быел алар аеруча күп”
Белгеч сүзләренә караганда, кайбер гади кагыйдәләрне үтәгәндә, саклык чараларын күргәндә бу бөҗәкләр кешегә алай зур зыян китерми.
Резидә Җәләлова табиб-эпидемиолог :«Барлык ачык тән өлешләре капланырга тиеш. Һәр ике сәгать саен үз-үзеңнне тикшереп торырга кирәк. Талпан үзе ике сәгать дәвамында үзенә кадалыр өчен уңайлы һәм йомшак урынны эзли. Димәк, сезнең үзгезне тикшерергә вакыт бар дигән сүз”
Талпаннарның тешләве сәламәтлек өчен җитди проблемалар тудырырга мөмкин. Энцефалит һәм боррелез авыруын нәкъ менә шул бөҗәкләр тарата да инде. Бәхеткә, Буа районында энцефалит талпаннарның әлегә кадәр табылганы юк.
Резидә Җәләлова табиб-эпидемиолог: «Талпаннарны тикшергәндә безнең сыналган методлар бар. Без һәр талпанны Казанда лабораториядә тикшертеп кайтарабыз. Ул анализлар 3 көн эчендә әзер була. Нәтиҗәдән чыгып, без чарасын күрә башлыйбыз.”
Әгәр дә инде тәнеңдә талпан табылса, кичекмәстән ярдәм сорап медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ранис Әхмәтшин, Айрат Насрулов.