Быел Россиядә 5 фәнни-белем бирү үзәге төзү күздә тотыла, шуларның берсе Татарстанда барлыкка киләчәк. Татарстанда дөньякүләм дәрәҗәдәге яңа фәнни-белем бирү үзәге эшчәнлеге программасын әзерләячәкләр.
Әлеге мәсьәләгә багышланган утырыш бүген уза. Аның эшендә Республика Презеиденты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Исегезгә төшерәбез, фәнни-белем бирү үзәген оештыру турында указны Республика Президенты быелның февралендә имзалады, җәен исә әлеге үзәктә катнашучыларның составы билгеләнде. Анда 11 әйдәп баручы уку йорты һәм фәнни учреждениеләр, шулай ук икътисадның реаль секторына караган 14 предприятие керәчәк.