Быел Республикада урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү өчен 68 берәмлек техника һәм җиһаз сатып алыначак. Бу Россия Федерациясенең «Урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы һәм «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча каралган гамәл.
Урманнарны патрульләү автомобильләре-янгын торышын барлап тору, законсыз урман кисү һәм урман законнарын башкача бозу очракларын кисәтү өчен кулланылачак. Әйтик, соңгы 3 елда гына да, Татарстаның урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы- 198 берәмлек техника һәм ике меңгә якын берәмлек җиһаз белән тулыландырылды.