Соңгы өч елда Татарстанда илкүләм проектларын гамәлгә ашыру өчен 88 миллиард сум акча бирелгән. Шуның 65 миллиард сумнан артыгы – федераль бюджеттан. Быел республика 11 федераль программаны үтәүдә катнаша. Эшләрнең ничеек барышы турында киләсе репортажда.
«ЯСам» балалар бакчасында менә ярты елдан артык инде нәниләрне өч телдә сөйләшергә өйрәтәләр. Иртәдән кичкә кадәр инглиз, татар һәм рус телләрендә җырлыйлар, уйныйлар, үзара аралашалар. Төрле телләрне өйрәнү өчен махсус җайланмалар белән җиһазландырылган лингафон кабинеты да бар.
Татарстанда өч елда унике меңгә якын урынга исәпләнгән илле балалар бакчасы төзелгән. Быел «Демография», «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектлары буенча уналты йорт төзелә. Төп бурычларның берсе – бакчаларда ясле төркемнәрен арттыру.
187 нче лицейда безне кадетлар, башка сыйныф укучылары каршылады. Укучыларың әйтүләренчә, монда күңелсез дәресләр юк, стандарт булмаган методлар белән өйрәтәләр. Психологик бушану бүлмәсе, бассейн, кино кабинеты бар. Барысы да кызыклы.
Белем бирү учреждениеләреннән тыш, Зур Казан боҗрасын да карадылар. Аны «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча бер елда төзеделәр. Хәзер Вознесение трактын коралар, шәһәрдән М-7 федераль трассасына яңа чыгу юлын төзиләр.
Медцина университеты өчен «Эйдос-медицина» компаниясендә яңа мөмкинлекләр тудыралар. Студентлар операцияне уен аша – экранда ясый, барлык процессны да сиземлиләр. «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты ярдәмендә роботлар бөтен дөнья буенча халыкара күргәзмәләрдә катнаша.
Соңгы пункт-хәзерләүчеләр кооперативы булды. Бусаганы атлап керүгә, шалфей, канәфер, ромашка үләннәре исләре бөркелеп тора.Монда чәй үләннәре саклана. Аларны илнең алтмыш төбәгенә менә алты ел инде «Кече, урта һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм » илкүләм проекты буенча тараталар. Киләчәктә, мондый җыелмалар даруханәләрдә дә сатылырга мөмкин.
Быел Татарстанда унбер илкүләм проекты буенча кырык биш төбәк программасы гамәлгә ашырыла.
Ел ахырына кадәр йөз туксан ике капиталь төзелеш һәм юл хуҗалыгы объекты, шул исәптән социаль инфраструктура объектлары файдалануга тапшырылырга тиеш.
Валентина Васильева, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.