Быел “Милләтебез хәзинәләре” дип аталган җәйге лагерь сменасы дистанцион формада узачак. Чараның максаты: Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын аралаштыру. Бу хакта тулырак мәгълүматны онлайн смена үткәрүгә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
Чит төбәктә яшәүче гаиләләр әлеге сменаны ел саен зарыгып көтеп тора . Бу аңлашыла да “Милләтебез хәзинәләре” сменасы татарстаннан читтә яшәче татар балалрларын берләштерүче сирәк чараларның берсе. Онлайн лагерь оештыру бик үк аңлашылп бетмәсә дә, оештыручылар бик кызык булачак дип ышандыра.