Инде 3 көннән 9 май-Бөек Җиңүнен 75 еллыгы. Илебез өчен ,Һәрбер кеше өчен олуг, мөһим бәйрәм. Бу датаны без соңрак бәйрәм итәчәкбез-коронавирус тормышыбызга төзәтмәләр кертте. Быел «Үлемсез полк» акциясе телевизион форматта узачак. Геройларның фотосурәтләре «Россия-1» телеканалында «Туры Эфир»программасы студиясендә күрсәтеләчәк.9 Майда бәйрәм трансляциясе илнең һәр сәгать поясы өчен аерым алып барылачак. Анда катнашу өчен, каһарман ата-бабаларыбызның фотоларын экранда күрсәтелгән электрон адреска җибәрергә кирәк. Тулырак мәгълүмат безнең сайтта да бар -ТРТ дефис ТВ нокта РУ/