Биш фуралы колонна 90 тонна авырлык тәшкил итә. Наил Латыйпов гуманитар ярдәмне Лисичанскийга кадәр илтә. Сигезенче гуманитар поезд составында — азык-төлек товарлары, яшелчәләр, дарулар һәм төзелеш материаллары. Язгы кыр эшләре алдыннан орлыклар да җыеп алып килгәннәр.
Лисичанск ветераннары өчен волонтерлар үз теләкләре белән 120 бүләк җыелмасы әзерләгәннәр. Гуманитар ярдәм Җиңү көнендә килеп җитәчәк дип планлашытырла.
Динә Нәҗметдинова, Анастасия Аксёнова, Ренат Сахибгареев, Вести Татарстан.