Быел Казанда ирләр командалары арасында волейбол буенча дөнья чемпионатының берничә уены уза. Волонтерларга заявка бирү компаниясе башланды. Турнир 26 августтан алып, 11 сентябрьгә кадәр үткәрелә. Волонтерлыкка гаризаны 18 яше тулган, республика югары уку йортларында укучы студентлар тапшыра ала — бу хакта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында белем алучы студентлар очрашуында әйтелде.
Регина Газимова өчен волейбол-спорт төре генә түгел. Үзе дә өченче сыйныфтан бирле уйный, барлык турнирларны күзәтеп бара. Дөнья чемпионатына студент-волонтерлар җыюларын белгәч, шунда ук катнашырга теләк белдергән.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында булачак ярдәмчеләр өчен таныштыру лекциясен укыдылар. Волонтер булу өчен өч этапны узарга: онлайн – анкета тутырырга, әңгәмәдә катнашырга, курсларда укырга кирәк.
Татарстанда яшәүче, республика югары уку йолртларында белем алучы 18 яшьтән өлкәнрәкләр гариза бирә ала. Инглиз телен белүчеләргә, волонтерлык тәҗрибәсе булучыларга өстенлек бирелә.
Волейбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә 26 августтан 11 сентябрьгә кадәр уза. Турнирда 24 ил командасы катнаша. Казанда турнирның 2 этабы үтәргә тиеш – барлыгы алты уен.
..Диана Дасаева, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.