Быел Казан саммит беренче тапкыр өч көн бара. Бизнес-форум меңләгән катнашучыны җыйды. Болар-министрлыклар һәм ведомство вәкилләре, дипломатлар, эшмәкәрләр, бөтен дөньядан җәмәгать эшлеклеләре. Икътисад, финанс, банк өлкәсе, инвестицияләр игътибар үзәгендә.
Саммитта катнашу өчен Казанга беренчеләрдән булып Төрекмәнстан парламенты рәисе Гурбангулы Бердымухамедов килде.
Зур эшләр догадан башлана. Казан-саммит-Ислам дөньясы илләре арасында икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү өчен төп мәйданчык. Һәм бу юнәлештә перспективалар зур. Соңгы өч елда Россия белән ислам илләре арасында товар әйләнеше чирек тапкыр артты. Агросәнәгатьтә уңышлы эшлиләр. Согуд Гарәбстаны Әмирлекләренә, Оман, Мисырга хәләл продукция озатыла. Көньяк-Көнчыгыш Азия, Якын Көнчыгыш һәм Африка белән дә элемтәләр ныгый. Индонезия вәкилләре Россиядән хәләл ит белән тәэмин итүчеләрне эзли.
Форумда катнашучылар Татарстан территориясендә хәләл-хаб булдырырга тәкъдим итте. Россия җитештерүчеләре өчен бу тагын да уңайлы транспорт логистикасы. Аазык-төлектән тыш, медицина өлкәсендә дә хезмәттәшлекне башларга кирәк.
2025 елга Ислам икътисады активлары 5 триллион долларга җитәргә тиеш.
Африка илләреннән дә зур делегация килгән . Алар кофе, кара чәй сатарга, туризмны үстерергә әзер.
Халыкара саммит Казан-Экспода уза. Мондый масштаблы вакыйгалар уздыру мәйданчыгы – уңайлы һәм күп функцияле. Әлегә бу залларда икътисади мөнәсәбәтләр үсеше турында фикер алышалар, барлык килешүләрне дә теркәп баралар. Комплексның техник җиһазланышы трансляцияне бөтен Ислам дөньясына күзәтергә мөмкинлек бирә.
Саммитта зур инвестия проектлары турында да фикер алыштылар. Шуларның берсе – «Төньяк-Көньяк» транспорт коридоры төзелеше. Ул ислам дөньясы илләре белән сәүдә-икътисадый элемтәләрне ныгытуга юл ача.
Фирүзә Насыйрова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.