Быел Җиңү көнен Республикада киң колач белән билгеләп үтәчәкләр, башкалада инде бәйрәм программасы әзер дәрәҗәдә.
Гадәттәгечә, 9 нчы май көнне кичке сәгат 10 да салют, паркларда концерт программалары булачак. Бәйрәм тыл ветераннарыбызны хөрмәтләү белән башлана. Җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк. Быел “үлемсез полк” форматы үзгәрә, гадәти йөреш булмаячак, моның урынына каһарманның портретын киемгә яки машинага, шулай ук «Үлемсез полк» сайтында урнаштырырга мөмкин булачак. Моны бүгеннән үк эшләргә мөмкин.