Быел «Глаголица» яшь әдәбиятчылар премиясенең приз фонды миллион ярым сумлык булачак. Татар — информ агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта әйтелде. 30 җиңүче электрон планшетлар һәм китаплар, алты гран-при иясе — «Бәллүр каләм»сынын алачак. Аларны Гусь Хрустальный шәһәрендәге заводта махсус әзерләячәкләр. Быел премиягә 100 яшь автор дәгьва кыла. Ноябрьдә алар илебезнең танылган язучыларының осталык дәресләрендә катнашачак.