Ел башыннан алып республикада 15 кеше гөмбә ашап агуланган. Гадәттә. сентябрьдә урман-болыннарда гөмбәләр күп үсә. Быел исә гөмбәләр анда-санда гына күренә, өстәвенә агулы булырга да мөмкин. Моңа озакка сузылган корылык, артык эсселек тә сәбәпче. Белгечләр нәрсәләр киңәш итә? Хәбәрчебез ачыклады.
Азат Гыйниятуллин үзенә күптән таныш урманның кайсы яланында, кайсы төр гөмбәләр үсүен яхшы белә. Ни хикмәт, элек чиләкләп җыйган урыннарда быел гөмбәләр күренми диярлек.
Гөмбәләр дымны ярата, ә быел җир бик коры. Хәзерге вакытта гөмбәләр организм өчен куркынычлы.
Быел белгечләр гөмбәләрне кулланмаска киңәш итә. Агулану куркынычы зур. Республикада ел башыннан 15 кеше агуланып, хастааханәдә дәваланган . Шуларның өчесе-балалар.
Ашкайнату системасы авыр үзләштерә торган гөмбәләрне балаларга, пенсионерларга, ашказаны авырулы кешеләргә куллану тыела. Табиблар гөмбәләрнең файдасын күрми, бавырга кире йогоынты ясавын гына әйтәләр.
Хәзер базарлардан, белдерү сайтларыннан гөмбәләрне сатып алу куркынычлы. Күпләр яраткан нәзакәтле ашамлык яңгырлар күпләп яугач, үсәргә тиеш.
Айнур Вәлиәхмәтов, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.