Быел 2021 ел могҗизасын Казанга Кыш бабай гына түгел, Турецкий Хоры дип аталган иҗат төркеме алып килде. Россия эстрадасында танылган әлеге музыкаль төркем Татарстанның 250 медицина хезмәткәрен Яңа ел тамашасына чакырды.
Пандемия чорында эшләүче табиблар, шәфкать туташларын, роспотребнадзор хезмәткәрләрен “Безнең чор геройлары” дип атады хорны оештыручы Россиянең халык артисты Михаил Турецкий. Концерт программасы да махсус төзелгән. Репретуарда табибларга багышланган махсус җырлар да яңгырады. Шулай ук кайбер музыкаль әсәрләрнең кушымталарында Татарстанның башкаласы Казанга да дан җырланды. Турецкий хорының гадәти булмаган бүләгенә рәхмәт йөзеннән зал аягурә алкышлады.