Саба районыннан 75 кешедән торган гаилә республика Шәҗәрә фестивалендә җиңүче булды. Нәтиҗәләр Камал театрында игълан ителде. Конкурста Казан һәм республика районнарыннан алты гаилә катнашты. Татарстанның бай шәҗәрәләре гаиләләре белән Ләлә Зәйнуллина танышып кайтты.
Шәҗәрә — гаилә көзгесе. Үткәннәрне киләчәк белән тоташтыручы шәҗәрә агачын күрерргә килүчеләрне ипи –тоз якты йөз белән каршы алдылар. Әлбәттә бәйрәм өстәле халкыбызның традицион тәм-томнарына да бай.
Һәр гаиләнең үз тарихы. Жюрины аеруча Саба районыннан 75 кешелек Ахунҗановлар гаиләсе шәҗәрәсе хәйран калдырды. Шулай ук Буа районыннан Нәгыймуллин-Латыйповлар галәсенең шәҗәрәсе исемлегендә 29 буын теркәлгән.
«Тарихта без эзлебез» фестиваленең төп максаты гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгытуга, нәсел тамырларына һәм туган як тарихына кызыксыну уяту. Үзләренең нәсел шәҗәрәләрен сәхнәдә алты гаилә тәкъдим итте. Аларның презентацияләре арасында Салават Фәтхетдинов, Эльмира Кәлимуллина һәм Сәидә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады.
«Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе фестивале җиңүчеләренә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.