Быелдан булачак студентка ике мәртәбә кайгырырга кирәкми. Югары уку йортларында бюджетка керүнең икенче дулкыны бетерелде. Ә иң мөһиме Татарстан югары уку йортлары бюджет урыннары санын 20 процентка арттырды.
Элек абитуриент документларны бары тик 3 белгечлеккә генә бирә алган булса, хәзер уку йортының ун юнәлешен сайларга рөхсәт ителде. Вузлар беренче чиратта илкүләм олимпиада җиңүчеләрен, ташламалары булган абитуриентларны һәм оешмалардан алган максатчан юлламасы булганнарны кабул итә. Татарстанда быел илкүләм олимпиадаларда 213 җиңүче булган. Тугыз ел рәттән республика олимпиада җиңүчеләре саны буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша.