Татарстан Республикасы Гидрометүзәгенең кисәтүеннән күренгәнчә, бүген республикага кабат буранлы һава торышы кайта. Көндез җепәшек кар, урыны белән көчле буран, җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәчәк, күз күреме 500 метрдан да кимрәк. Җил көньяктан, температура -1 — 6 градус салкын. Юлларда көчле бозлавык, кар көртләре. Машина йөртүчеләргә озын юлга чыгудан тукталып торырга киңәш итәләр.