Көчле буран, юлларда кар көртләре. Юлларда аеруча сак булырга кирәк. Шул сәбәпле юлларда иминлекне тәэмин итү максатыннан район ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы рейдта йөри. Рейд барышында нинди кагыйдә бозулар ачыкланды? Бу хакта алдагы язмада.
Айнур Даутов — тәҗрибәле машина йөртүче. Шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен һәрчак үтәп йөрергә кирәклеген ул яхшы белә. Руль артына утыргач та, иң беренче эш итеп иминлек каешын эләктерә. Үзенә генә түгел, янында утырган пассажирларына да шундый таләп.
ЮХИДИ инспекторларының чираттагы рейды юлда хокук бозучыларны ачыклау һәм кисәтү. Кагыйдә бозулар арасында иң еш очрый торганнары: иминлек каешын эләктермәү, тизлекне арттыру, балаларны махсус автоутыргычсыз йөртү, каршы як полосага чыгу. Юлда иминлекне тәэмин итү өчен тагын бер кирәкле чара — яктылык кайтаручы элементлар куллану. Кыш көне бу аеруча мөһим.
Аерым игътибарда — машина тәрәзәләре нормадан артык караңгылату очраклары. Кагыйдәне бозган өчен 500 сум күләмдә штраф каралган. Моннан тыш, шофер урында ук кимчелекне төзәтергә тиеш. Шуннан соң гына ул алга таба юлын дәвам итә ала.
Ләлә Зәйнуллина. Альбина Солтанова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.