Татарстанда бума ютәл авыруы ешайган. Үсешне республиканың Роспотребнадзорында, сабый баланың куркыныч янавы зонасында билгеләп үттеләр. Авыру бик тиз һәм тиз тарала.
Ике айлык бала әнисе кулында тыныч кына ята. Ә ике минут элек озак һәм көчле итеп ютәллщгщн иде. Анда бума ютәл авыруы.
Кечкенә кызлары Светлана өлкән кызыннан йоктырган, ул аны мәктәптә иярткән дип уйлый әнисе. Хәзер гаилә – өйдә генә утыра.
Аның каравы, борчулы статистика – бума ютәл белән ешрак авырый башлаганнар. Куркыныч зонасында бер яшькә кадәрле балалар.
Бума ютәл гадәти салкын тию кебек – температурасыз башлана. Хәлсезлек, борын суламый, бу симптомнар аша гына авыруны ачыклап булмый. Икенче атнасы авыр уза – башкача аны йөз көнлек ютәл дип тә атыйлар. Әгәр прививканы вакытында ясасаң, боларның барысын да котылырга мөмкин.
Республикада вакциналар җитәрлек, әмма балаларына барлык ата-аналар привика ясатуны хупламый.
Эпидемиологлар ата-аналарга педиатрлар белән киңәшергә куша, авыру бик йогышлы һәм тиз тарала.
Алия Галиуллина, Алмаз Хәкимов Искәндәр Төмән Татарстан яңалыклары.