Безнең телерадиокомпания һәм Русфонд хәйрия җәмгыяте авыру балаларга ярдәм итү буенча уртак проектны дәвам итә. Бу юлы уналты яшьлек Булат Фәйррахмановка ярдәм кирәк. Ул вакытыннан алда туып, балалар церебраль параличы диагнозы куелган, аңы дәвалау таләп ителә.
Булатның яраткан шөгыле – компьютерда текстлар язу. Диагнозы авыр булуга карамастан, уку аңа җиңел бирелә. Ул вакытыннан алда туа, аның аякка баса алмаячагын табиблар шунда ук кисәтә.
Бу җәйне уң як аяк буыннарына операция ясаганнар. Сынаулар моның белән генә бетми – сул аягы буыны чыга. Тагын бер операция кирәк.
Булат операцияне җиңел кичерсен өчен массаж, остеопатия сеанслары, мануаль терапия һәм бассейнда шөгельләнү таләп ителә. Боларныңбарысы да аңа авыр әлбәттә бирелә, әмма ул үзен дә көч таба.
Дәвалау 533 724 сумгатөшә. Гаиләбитарафбулмаучыларданярдәмкөтә. Балагаярдәм итү өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС җибәрергә була. Бер хәбәрнең бәясе — 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләр өчен тулырак мәгълүмәт безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Алия Галиуллина, Эльвина Тарзимина, Иван Худяков, Татарстан яңалыклары.