21 февраль – Халыкара туган тел көне.
Татарстанлыларны бәйрәм белән ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклар ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Туган тел-ул халык күңеле, — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Бүген Татарстанда 170 тән артык милләт вәкилләре яши һәм республика җитәкчелегендә аларның мәдәни үзенчәлеген саклап калу, күптеллелек гармониясенә ирешү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. «Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, максатыбыз бер: озын һәм бәхетле яшәү, якыннарыбызны сәламәт һәм имин итеп күрү. Барыгызга да бу юлда уңышлар телим, һәм бүгенге истәлекле дата республикада, илдә һәм дөньяда булган барлык телләргә һәм мәдәниятләргә карата ихтирам билгесе булсын» дип тәмамлый котлавын Татарстан Халыклар ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Для графики
«Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, максатыбыз бер: озын һәм бәхетле яшәү, якыннарыбызны сәламәт һәм имин итеп күрү. Барыгызга да бу юлда уңышлар телим, һәм бүгенге истәлекле дата республикада, илдә һәм дөньяда булган барлык телләргә һәм мәдәниятләргә карата ихтирам билгесе булсын».