Быел Россиядә укытучылар һәм остазлар елы. Республикада да укытучыларга, мөгаллимнәргә багышлаган чаралар оештырылып тора. Бу көннәрдә Буа районы мәгариф өлкәсендә зур җиңүләр булды.
Алар арасында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы”, Ел тәрбиячесе” “Авыл укытучысы” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Әлеге уңышларга ирешү юллары турында тулырак Буадагы хәбәрчебез Рөстәм Әхмәдуллин язмасында.
Мәсхүдә Мәсхүтовнаның эш көне 35 елдан бирле мәктәп кыңгыравыннан башлана. Арча районы кызы педагогия институтын тәмамлагач аз гына Буаның Янтуган мәктәбендә эшли дә район үзәгенә күчә. Шул чордан Вахитов мәктәбе –аның икенче өе кебек. Укытучы үз фәнен яратып өйрәтә, үзе дә төрле бәйгеләрдә җиңү яулый. Ә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабында өченче урын алуы аңа аеруча кадерле.
Мәсхүдә Юнысова күп укучыларында туган телгә мәхәббәт тәрбияли алган. Унлап шәкерте аның юлыннан киткән. Шуларның берсе Фирания Еремиева. Укытучы булып китүенә Мәсхүдә Мәсхүтовна дәресләре этәргеч бирде, ди ул.
“Иң яхшы авыл укытучысы” номинациясендә җиңүче Ләйсән Гыймадиева биология, география фәннәрен укыта. Ул 24 ел Иске Сукысу мәктәбендә эшли. Максатчан, үҗәт, үз фәнен тирәннән белүче укытучы бәйгеләрдә катнашуны һөнәри үсүгә этәргеч, дип саный.
Шәһәрнең «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Әбелханова өчен дә бу ел истә калырлык булды. Ул хзер республиканың иң яхшы тәрбиячеләре сафында. Мине бу уңышка балаларны яратуым китерде ди.
Шул рәвешле Буаның мәгариф учреждениеләрендә республиканың иң көчле педагоглары эшли, дип сөнеп әйтеп була.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.