23нче февраль татар сынлы сәнгатенә нигез салучы олугъ рәссам, скульптор Бакый Урманченың туган көне. Быел аның тууына 124 ел. Шул уңайдан Казанның Бакый Урманче музее Буа якташлык җәмгыяте белән бергәлектә әдәби музыкаль кичә оештырды. Чарадан безнең репортаж.
Бакый Урманченың сәнгать әсәрләре белән күбрәк танышкан, тормышы турында күбрәк белгән саен әлеге олуг затның күпкырлы иҗади мирасының никадәр киң колачлы икәнен, туган халкына никадәр тугрылыклы хезмәт иткәнен аңлыйсың. Халкыбызның мәшһүр улы, горурлыгы, дөнья мәдәниятенә үзеннән лаеклы өлеш керткән, үзе исән чагында ук классик дип танылган Бакый Урманче берничә буын татар рәссамнарын тәрбияләүдә зур роль уйнаган универсаль шәхес.
Бакый Урманче иҗатының көчле бер сыйфаты – ул тудырган образларның тирән психологик көче. Рәссам тарафыннан башкарылган портретлар галереясы – гаҗәп самимилеге, шул ук вакытта куате белән күзгә ташлана. Шәхеснең эчке дөньясына керү, хисләр катнашмасын сурәтләп бирү осталыгы Бакый аганың һәр әсәрен җанландырып бирә ди аның турында замандашлары.
Кичә кунаклары Бакый Урманче белән бәйле иң якы истәлекләре белән уртаклаштылар.
Бакый Урманче әсәрләре Татарстанда һәм чит ил күргәзмәләрендә даими күрсәтелеп торыла. Аның эшләре Россия һәм БДБнең 20 музее фондында саклана. Рәссам, сынчының туган җире Буа районы Күл Черкән авылында да музей эшләп килә. Буа якташлык җәмгыяте Бакый Урманче иҗатын танытуда зур эшләр башкара.
Сынлы сәнгатьнең аксакалы дөньядан киткән көне ераклашкан саен Бакый аганың милли сәнгатебез күгендә урын алган йолдызы яктырак балкый сыман.
Айзилә Батырханова, Ринат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.