Менә дүрт атнадан бирле инде Буадагы картлар һәм инвалидлар интернат йортына беркем керми, беркем чыкмый. Ә егерме биш хезмәткәр, өйгә кайтмыйча, шунда яшәп эшли. Тимер капка артында ничек яшиләр? Тәүлек буе эш урынында булган хезмәткәрләр ни белән шөгыльләнә? Киләсе материал картлар йорты хезмәткәрләре ярдәмендә әзерләнде.
Хисапчы булып эшләгән Нурия Нурисламова тумышы белән Апас районыннан. Ире,балалары үлгәч ялгызы кала. Биредә үзенә җан тынычлыгы таба. Спортны үз иткән ханым һәр көн саф һавада күнегүләр ясый.
Буа шәһәрендәге картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт 27 апрельдан “бикләнү” режимында эшли башлады. Дүрт атнадан бирле персонал өлкәннәр янәшәсендә яшәп, аларны карыйлар. Биредә 120 ялгыз өлкән кеше, инвалид яши. Ике сәгать саен хлорлы эремә белән дизенфекция ясап торалар. Өлкәннәрне төркемләп кенә саф һавада алып чыгалар йөртәләр.Территорияне матурлыйлар: чәчәкләр утырталар.
Йосыпова Миләүшә 2001елдан бирле биредә шәфкать туташы булып эшли. Көнгә 4 тапкыр тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген кайгырта.
Җитәкчелек консервациягә ябылганчы кирәк булган барлык нәрсәне туплап кала. Җирле хакимият ярдәме белән эшне өзеклексез оештыру җае көйләнә.
Тәрбияче Елена Князова: «Бүген минем ялым.Сменадан чыктым гына. Ял итәбез.Өйне бик сагынам. 6 яшьлек кызым, ирем бар. Кайнана һәм кайната белән торабыз. Алар да минем хәлне аңлыйлар.»
Консервациядә хезмәткәрләр эш белән генә яшәмиләр, билгеле. Аларның көнкүрешен хәзер инстаграмдагы фотолардан күзаллап була. Социаль челтәрләрдә иртән үк егет-кызлар урамда тренажерларда “разминка” вакытында күреп була. Кичен исә, эш сменасы тәмамлангач, саф һавада җырлап күңел ачарга да өлгерәләр.Ашату да әйбәт.
Эчтә калып яшәү, яңа идеяләргә дә этәргән. Спонсорлар ярдәмен белән обойлар юнәтеп, ветераннар бүлмәләренә косметик ремонт ясаганнар. Гомумән, хезмәткәрләр эш белән ялны бергә алып баралар. Үзләре дә канәгать, тәрбияләнүчеләре дә шат.
Ранис Әхмәтшин,Сирин Хәсәнов.