Буада Татарстанның һәм Россиянең Атказанган табибы Камил Зыятдинов истәлегенә хоккей турниры узды. Анда Буа, Апас районнарыннан, Ульяновск шәһәреннән яшь студентлар көч сынашты. Турнирдан хәбәрчебез репортажы.
Дүрт команда, 16 уен һәм бер чемпион кубогы. Ярышларда катнашучыларга 15 әле яшь кенә булса да, чын осталардан калышмыйча уйныйлар. Ярышларда мәйдан хуҗалары — кайчандыр Камил Зыятдинов укыган Буа ветеринария техникумы командасы да катнашты.
15 яшьлек Ралинә Сабирҗанова өченче ел инде үз командасының капкасын саклый. Командада бердәнбер кыз булу-аның өчен зур горурлык.
«Буа җирендә туып-үскән Камил Зыятдинов бөтен гомерен медицинага багышлады. 13 ел Сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкләде, һәрвакыт туган районына ярдәм итеп яшәде. Әлеге ярышлар уза торган «Арктика» боз сарае да аның булышлыгы белән төзелде».
Инде традициягә кергән бу ярышларны гадәттәгечә Буа районының Казандагы якташлык җәмгыяте оештырды. Быел ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Ә якташлар өчен үз төбәкләрендә туып-үскән танылган шәхесләрне искә алу бигрәк тә мөһим.
Турнирда Ульяновск командасы җиңде. Призерларга истәлек грамоталары һәм кубок тапшырылды.
Гүзәл Зәйнакова, Сергей Павлухин.