Туган телне, гореф-гадәтләрне, милләт тарихын белү һәм башка бик күп төрле биремнәрдә 7 асыл кыз көч сынашты. Мәртәбәле жюри аларның әзерлекләрен ничек бәяләде? Мәдәни үсеш үзәгендә үткән чарадан хәбәрчебез видеоматериалы.
“Татар кызы” исеменә һәркайсы лаек булырлык, берсеннән-берсе сылу кызлар “Сәламләү” биремендә үзләре белән дә таныштырдылар, милли ашлар пешерә белү осталыкларын да күрсәттеләр. Иң тәмле конкурста сынатучылар булмады.
Быел бәйгегә аш-суга кагылышлы яңа бирем дә өстәлгән – татар халкының милли ризыгы – токмач кисү. Конкурсантлар бу эшне өйдә башкарып, төшерелгән видео материалны тәкъдим иттеләр.
Кызларның актерлык сәләте, сәхнәдә үзләрен тоту дәрәҗәсе “Суга бару” күренеше һәм иҗади номерда бәяләнсә, “Сорау-җавап” биреме аларның никадәр зирәк булуларын күрсәтте. Шунысын да билгеләп үтергә кирәк, бәйге шартлары буенча конкурсантлар үз чыгышларында камил рәвештә татар телен, гореф-гадәтләрне белүләрен дәлилләргә тиеш иде.
“Татар кызы” матурлык һәм сәләт кенә түгел, татар мәдәниятен һәм телен саклау бәйгесе дә. Ни кызганыч, быел авыл мәктәпләреннән конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр булмаган.
7 катнашучы арасыннан дәрәҗәле исемгә Буа ветеринария техникумы студенты Айгөл Садыйкова лаек дип табылды. Бәйгенең зона этабында ул район данын яклаячак.
Чарада катнашкан һәр кыз лаеклы үз исемен алды. Алар бу көнне алкышларга, чәчкәләргә күмелде, истәлек бүләкләре алды.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары