Ә Буада бүген күптән көтелгән вакыйга. Биредә тантаналы рәвештә яңартылган һәм заманча мәдәният йорты бинасы ачыла. Әлеге эшләр «Мәдәният» милли проекты буенча башкарылды. Шунда ук Буа драма театры урнашачак, аның эчке дизайнын театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев милли традицияләрдә булдырган.