Бүгенге көндә Республика аграрийлары көн-төн дими, басу кырларыда. Яхшы азык – терлекләрне уңышлы кышлату нигезе, дигән сүз.
Буа раойнында да терлек азыгы туплау нәкъ кызуында. Шул исәптән сенаж тыгызлау да.
Азык әзерләү эшен Буадагы хәбәрчебез Рөстәм Әхмәдуллин күзәтте.
“Авангард” агрофирмасының “Коммуна” бүлекчәсендә азык хәстәрләү эше иртәдән алып кичкә кадәр дәвам итә. Авыл хезмәтчәннәре мул булып үскән азыкны коры чакта урдырып базларга саклауны мөмкин кадәр тизләтергә ашыгалар.
Рафаэль Җиһаншин “Добрыня” терлек азыгы җыю комбайнында хезмәт куя. Техника җырлап эшли, азык массасы да күп, өлгер генә, ди ул. Әлегә ул берүзе ура.
Бүгенге көнгә Авангард агрофирмасында сенаж ихтыяҗның өчтән бере күләмендә запаска салынган. Июнь башында старт алган эш график нигезендә алып барыла. Әлегә темплар уңышлы дип әйтерлек.
Гомумән район буенча алганда да, кышлык азык әзерләү югары тизлектә бара. Яңгырлы һәм җылы һава торышы күпьеллык үләннәрдән бай уңыш алу мөмкинлеге бирде. Аны хәзер үз вакытында җыеп туплау бурычы алда тора.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы бер шартлы башка 40 центнер исәбеннән азык әзерләү бурычы куя.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.