Тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Биредә Татарстан халыклары Ассамблеясы Президиумының зона утырышын да уздырды.
Халыклар дуслыгы йорты мәдәни үсеш үзәге базасында эшли. Вокал, бию, сынлы сәнгать белән шөгыльләнергә мөмкин. Буа районында 30 милләт вәкиле яши, күпчелеге татарлар, руслар, чувашлар. Халыклар ассамблеясе 246 милли-мәдәни иҗтимагый оешманы берләштерә. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, төп бурычларның берсе — уртак эшкә яшьләрне активрак җәлеп итү. Татарстан халыклары Ассамблеясе президиумының чираттагы утырышы Зәйдә узачак. Анда яңача эш формалары турында фикер алышырга җыеналар.