ТАССРның 100 еллыгына әзерлек бара. Шул уңайдан яңалыклар чыгарылышларында бер гасыр эчендәге мөһим тарихи вакыйгалар белән таныштырып барырбыз. Бүген сүзебез сугыштан соң Буада ачылган сигарет машиналары өчен ленталар җитешетерү фабрикасы турында. Ул елларда биредә 150 гә якын кеше ике сменада эшли. Фабрикада җитештерелгән товар, Россия территориясендә генә түгел, союздаш республикаларга да озатылган.
База чиркәү бинасына урнашкан була. Ул 1946елда сугыштан соңгы елларда оештырыла. Барлыгы биредә 150кеше 2шәр сменада хезмәт куя. Шул чорда хезмәт куйган Алефтина Зиноева фабрикада үз юлын гади хезмәткәрдән башлый. Соңрак мастер дәрәҗәсенә күтәрелә.
1980-2005 елларда тәмәке фабрикасында эшләүче Алефтина Зиноева: ”Мин эшкә 80нче елларда килдем. Без бер сменалы эшкә күчтек. Ул Союз дәрәҗәсендә саналды. Тибилиси, Баку, Казахстанны без ленталар белән тәэмин итеп тордык.»
Бер сменага норма буенча 14 станокта 64 лента җитештерергә тиеш булалар. Совет чорында төрле социалистик ярышлар узыдырлыганга алар бу норманы арттырып үтәгәннәр. Бер сменага меңәрләгән лента чыгарганнар.
Алефтина Зиноева: «Бер айга 18 мең лента чыгара идек. Ленталар размерлары буенча төрле. Һәтта фильтрлы сигератлар өчен дә ленталар җитештерә идек.»
Бирелгән бина алдагысыннан кечерәк булганга алдагы еллардагыча тулы куүтенә эшли алмый. Фабрикада эшләүче хезмәткәрләр саны да кими. Барлыгы 70 кеше генә кала. Товарны да сата алмый башлыйлар.
Дамир Шәрипов: » Фабрика 2001нче елда фабрика эшләүдән туктый. Федераль дәрәҗәдә булганга күрә фабриканы ликвидацияләү эше дә 4 елга сузыла. Һәм 2005нче елда фабрика тулаем ябыла.»
Ранис Әхмәтшин,Айрат Насруллов.