Буада берничә мөһим вакыйга булды-капиталь ремонттан соң Буа медицина училищесының тулай торагы ачылды.
Үткәрелгән масштаблы эшләрнең нәтиҗәләрен Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм республиканың Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм архитектура министры Марат Айзатуллин бәяләде. Министрлык җитәкчеләренә район буенча мәгълүмат бирделәр. Аерым алганда, аларга районда табиб вазифалары белән тәэмин ителеш 98,3 процент, медикларның уртача яше – 49 яшь ярым.
Шулай ук Марат Садыйков һәм Марат Айзатуллин Буа бала тудыру йортында булдылар, булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырдылар, Буа мәктәпләрен тәмамлаганда БДИны югары нәтиҗәләргә тапшырган укучыларны котладылар. Казаннан килгән кунаклар үзәк парк территориясендә агач утырту чарасында да катнашты.