Без бергә! Республика күләмендә иң яхшысы дип танылган Буа якташлык җәмгыяте үз төбәген кайгыртып яшәүче, ярдәмчел, ватанпәрвәр райондашларын, авылдашларын Казанга җыйды.
Пирамида концертлар залында узган якташлар очрашу кичәсе даими чара. Аны буалылар сагынып көтеп ала. Республикада беренчеләрдән булып оешкан җәмгыятенең эш тәҗрибәсе дистәләгән еллар белән сыналган. Шуңа да Казандагы Буа якташлык җәмгыяте Президенты Ирек Закировның әйтер сүзләре күп җыелган иде. Хезмәтенә күрә хөрмәт тә күрсәтелде. Сәхнәдә бәйрәм концерты да гөрләде. Буа якташлык җәмгыяте очрашуыннан махсус репортажны иртәгә Яңалыклар чыгарылышында карый аласыз.