Соңгы елларда Республикада якташлык җәмгыятьләре эшчәнлеге активлашты. Беренчеләрдән булып оешкан Буа якташлыгы да күркәм эшләре белән билгеле. Якташлык җәмгыяте җөрле чараларны мавыктыргыч, үтемле итеп оештыруы, якташларның гозерләрен, мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, һәрьяклы ярдәм күрсәтелүе белән аерылып тора. Узган елдагы нәтиҗәле эшчәнлек өчен, буалылар янә якташлык җәмгыятьләре арасында беренче урынны яулап, грантка лаек булдылар.Буа якташлык җәмгыятенең киләчәккә дә ниятләре зурдан. Алар хакында иркенләп сөйләшү, фикер алышу өчен бу шимбә көнне, ягъни 18нченоябрьдә Пирамида күңел ачу — тамаша залында Буа якташларының очрашуы була, ул көндезге сәгать өчтә башлана.