Буа тимер юл вокзалында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә аллея барлыкка килде. Барлыгы 35 чыршы һәм 200дән артык куак утыртылды. Үсентеләрне Буа урманчылыгы бүләк итте. Агач утыртуда сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, волонтерлар һәм район җитәкчелеге катнашты. Тулырак киләсе сюжетта.
Тигез рәтләр булып тезелеп киткән чыршылар һәм башка төрле дикаратив куаклар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын уңаеннан Буаның тимер юл вокзалы янында өр-яңа аллея барлыкка килде. Тантаналы чарага тыл ветераны Фәрхизәдә Хәмидуллина чакырылган. Сугыш вакытында ул Скияжск-Ульяновск стратегик тимер юл линиясен төзүдә катнаша.
Бу көнне барлыгы 30дан артык агач һәм 200ләп куак утыртылды. Утырту материалын Буа урманчылыгыннан хәйрия нигезендә бүләк итте.
Җиңү аллеясы булдыру идеясе Россия тимер юллары ветераны Илгиз Нигъмәтуллинда туа.Оештыру эшләре, куаклар табу да аның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Бу аллея безнең Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Горький тимер оешмасының барлык вәкилләре дә катнашты. Ветераннар саны инде бик аз калды. Шуңа күрә без аларны хөрмәт белән искә алырга тиеш.
Агачларга су сибү һәм аларны карап тору шәһәр вокзалы хезмәткәрләренә йөкләнгән.
Ранис Әхмәтшин, Гакил Камалетдинов.