Буа шикәр эшкәртү заводында шикәр чөгендерен кабул итә башладылар.
Завод яңа сезонга яхшы итеп әзерләнде, технологик җиһазлар яңартылды. Чимал үстерүне дә камилләштерделәр. Туфракны эшкәртүнең интенсив технологиясе ярдәмендә Буа аграрийлары ел саен тамыр культурасыннан югары уңыш ала. Бу сезонда уңыш гектарыннан уртача 400 центнер булыр дип көтелә.