Буа шәһәренең урыс зиратында Корсаков Иван Егорович каберенә яңа таш һәм плитә куелды. Әлеге яңарту эшләре бер төркем иганәчеләр ярдәме белән башкарылды. Кем ул Корсаков Иван Егорович? Ул нинди эшләре белән танылган? Бу хакта киләсе сюжетта.
Корсаков Иван Егорович – районда үз акчасына беренче земский хастаханә төзегән табиб һәм меценат. Аның кабере гомер буе Буада эшләгән танылган табиблар — Туруновскийлар династиясе каберләре янында урнашкан.
Кызганычка каршы, еллар үтү белән аның кабер ташының кисәкләре генә калган, ә чуен тәре исә бөтенләй юкка чыккан.
Рафик Җәләлов, Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе начальнигы: «Кабер бик начар хәлдә иде. Социаль челтәрләрдә булган язмалар белән танышкач, аны яңадан торгызу идеясе туды. Бер төркем иптәшләр бу эшне башкарып чыктылар»
Яңарту эшләре иганәчеләр ярдәме белән тиз арада төгәлләнгән дә. Кабер өстенә яңа плитә һәм гранит таш урнаштырылган.
Чиркәү башлыгы Иван Егоровичның рухына багышлап дога кылды. Шулай ук, якташыбыз каберенә чәчәкләр салынды һәм мондый бөек шәхесләребезне онытмасак иде, дигән теләкләр әйтелде.
Алсу Сәмигуллина, Гакыйл Камалетдинов.