Буа шәһәренең Энгельс урамында, капиталь ремонттан соң, күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылды. Әлеге вакыйганы биредә яшәүчеләр бергәләшеп җыелып, җыр-биюләр белән билгеләп үтте.
Әлеге йортта барлыгы җиде гаилә исәпләнә. Лилия Гафурова бина медицина училищесы тулай торагыннан күпквартиралы итеп үзгәртелгәннән бирле биредә яши. Капиталь ремонттан соң йортның уңайлануына сөенеп бетә алмый.
Лилия Гафурова, йортта яшәүче: “Йортларыбыз яктырып китте, җылынды. 3 ел элек йортыбызга индивидуаль җылылык кертелгән иде. Йортларыбыз хәзер Аллага шөкер. Бөтен эшчеләргә, хөкүмәтебезгә, администрациягә, безгә булышучыларга бик зур рәхмәт. Күршеләребезгә бик зур рәхмәт”
Ремонт эшләре белән «РИФ»ширкәте шөгыльләнгән. Йортның фасадын тышлаганнар, ишек-тәрәзәләрне алыштырганнар.
Роза Хәсәнова, йортта яшәүче: “Ремонт ясаган оешмага без бик рәхмәтле. Йортыбыз салкын иде, ә минем кечкенә балам бар. Хәзер исә стеналар да, идәннәр дә җылытылды. Оешма директоры Рифат Батыровка рәхмәт”.
Яңарту эшләренә акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.
Рафис Галәветдинов, шәһәр башкарма комитет җитәкчесе: “Күпфатирлы йортны ремонтлау эшләре республика бюджеты финанславы ярдәмендә башкарылды. Йортның ишегалдына керүгә үк күзләр шатлана. Хәзер монда бик тә уңайлы”
Әлеге чара биредә яшәүчеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде. Район үзешчәннәре концерт оештырып, күршеләр биеп, чәйләр эчеп рәхәтләнеп ял иттеләр.
Алсу Сәмигуллина, Айрат Насруллов.