Буа шәһәрендә әлегә кадәр тиңе булмаган спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелеп килә. Биредә берьюлы волейбол, баскетбол, футбол, дзюдо һәм каратэ белән шөгыльләнү заллары булачак.Татарча көрәшкә аеруча зур игътибар биреләчәк. Комплекс узган елның көз айларында башланган булса, кулланышка быел Республика көнендә тапшырырга җыеналар. Республика бюджетыннан финансланучы спорт объектында үз хәбәрчеләребез булып кайтты. Тулырак киләсе материалда.
Бүген биредә эшнең иң кызган чагы. Кемдер штукатурлык белән шөгыльләнсә, икенче берәүләр фасадны бизи. Алмаз Кәлимуллин кебек яшьләр өчен мондый спорт комплекслары бик кирәк. Үзе төзегән объектка Алмаз эштән соң спорт белән шөгыльләнергә киләчәк.
Төзүче Алмаз Кәлимуллин: ”Киләчәктә,бу объект төзелеп беткәч, монда спорт белән шөгыльләнергә килергә исәбем бар әле”
Мондый зурлыктагы спорт объекты Буада беренче тапкыр төзелә. Төзелеш эшләрен Республика финанслый. Биредә берьюлы волейбол, баскетбол, футбол уйнарга булачак. Татарча көрәшкә игътибар биреләчәк. Кайбер залларда инде идәннәр дә җәелгән.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ленар Хисамов:”Бүген биредә штукатур эшләре башкарылды. Кече һәм көрәш залында идәннәр җәелгән. Бер-ике атнадан зур залга тотыначакбыз”
Спорт-сәлмәтләндерү комплексы тиздән үзенең ишекләрен ачачак. Бу- 31 август дип планлаштырыла.Бүгенгесе көндә биредә эшләр 80-85% үтәлгән. Биредә ярышлар Республика һәм район күләмендә уздырылачак. Шулай ук шәһәр һәм шәһәр кунаклары да үзләренең сәламәтлекләрен ныгыта алачак.
2019нчы елда 15мең кв. м күп катлы йортлар төзеп кулланышка тапшырылган. Киләчәктә 90 мең кв м күпкатлы йортларны сафка бастыру күз уңында тотыла. Шулай ук күп катлы йортларга капиталь ремонт ясала. Агымдагы елда 96 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзеләчәк.
Буа районы Башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камәртдинов:”Тиздән Теңкәш авылында спорт мәйданчыгы, Яңа Чәчкаб, Кырык Садак һәм Вольнистан авылларында күп функцияле үзәкләр ачылса, Алших, Нур Вахит, Ырынгы авылларында Чиста су программасы буенча су торбалары алыштырылачак”
Ранис Әхмәтшин, Айрат Насруллов.