Шушы көннәрдә Буа шәһәрендә «Мәктәптә hәм югары уку йортында туган якның экологик торышын өйрәнү эшчәнлеген оештыру» дип аталган V Халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге чара Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә оештырылды. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Конференцияне Буа муниципаль районы Башкарма комитеты житәкчесе Ленар Шакирҗанов ачып җибәрде һәм катнашучыларга сәламләү сүзен җиткерде.
Конференциядә катнашу өчен 275 тән артык гариза төркәлгән. Катнашучылар арасында Кыргызстан, Казахстан, Россиянең 12 субъектыннан, Татарстанның барлык районнарыннан диярлек мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә учреждениеләр укытучылары, урта hәм югары белем бирү учреждениеларе педагоглары бар иде. Конференция эше берничә секциягә бүленеп дәвам итте.
Ул көнне конференция өчен гимназиядә мәхсус музей да ачылды.
Конференция эшенең натиәсесе булып, катнашучыларнга төрле дәрәҗәдәге дипломнар, мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Конференциядә катнашучыларның мәкаләләре жыентыгын чыгару турында карар да кабул ителде.
Фәннур Хәсәнов, Искәндәр Төмәнев, Татарстан яңалыклары өчен Буа шәһәреннән.