Татарстанда елдан – ел мәчетләр саны арта бару Диния нәзарәтенең җирле мөхтәсибәтләр белән эзлекле эш алып бару нәтиҗәсе. Шушы араларда гына да республикабызда дистәгә якын иман йорты сафка басты. Буа шәһәренең 8нче мәхәллә мәчете ачылышында хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да катнашты.
Мәхәллә халкының сөенечен уртаклашырга күрше республикалардан дин эшлеклеләре, хакимият вәкилләре, җитәкчеләр, иганәчеләр килде. Әле ике ел элек кенә биредә менә шушындый кыр иде, аннан дога кылып беренче субайлары кагылды, ә бүген ялан кыр урынында ике катлы агач мәчет калкып тора.
Мәчетнең биредә төзелүе беренчедән яңа бистә халкының иҗтыяҗын үтәү булса, икенчедән күрше Чувашстан төбәгенә илтүче федераль трассаның юл өсте.
Мәчет җәмәгать белән төзелсә саваплы була дип искәртә хәдис. Әлеге иман йорты да тулаем халык һәм иганәчеләр хисабында төзелгән.
Мәчетнең проектын да үзе сызган, Кырык Садак авылында туып үскән төп иганәче , Зөфәр Садыйков. Аның белән бергә изге ниятне чынга ашыручы Шамил хәзрәт тә ике ел эшнең үзәгенә кайный.
Дин дәресләре буа төбәгендә гомер-гомергә бик төпле укытыла. 30 еллык хәлфәлек итүе өчен Фәһим хәзрәт Сөләймановка медаль тапшырылды.
Мәчет ачу тантанасында “Буа якташлык җәмгыяте” исеменнән Наил Шәмиев чыгыш ясады.
Яңа мәчеткә бөек имам «Әбүүү Хәнифә» исеме бирелгән. «Хәниф» тугры юлда булганнар дигән сүз.
Мәчетне тантаналы ачу өлеше тәмланганнан соң кунаклар һәм җирле халык социаль дистанцияне саклап, җомга намазы укыды.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков Татарстан яңалыклары