Республикабыз районнарында елдан-ел яңа мәчетләр саны арта. Шундыйларның берсе Буа районының Яңа Тинчәле авылында яңартылган мәчет кабат үз ишекләрен ачты. “Рәүф” исемен йөрткән Аллаһ йортына капиталь ремонт шушы авылда туып-үскән, Республика Финанс министры Радик Гайзатуллин ярдәме белән үткәрелгән. Төзекләндерү эшләренең нәтиҗәсен Буадагы хәбәрчебез Алсу Сәмигуллина күреп кайтты.
Яңа Тинчәле авылы халкы яңартылган мәчеттә беренче җомга намазын укыды. 2008нче елда сафка тапшырылган иман йорты яңарыш этабын узды. Төзекләндерү эшләре бинаны тулаем колачлый.
“Рәүф” мәчетенә капиталь ремонт Радик Гайзатуллин ярдәме белән башкарыла. Дини бинаны төзетүче дә ул үзе. Мәчет аның туган нигезе янында урнашкан. Моннан 15 ел элек, май аенда аның манарасы куела, июльдә иман йорты ишекләрен ача
.
Мәчеттән кеше өзелми, биш вакыт намаздан тыш, дин дәресләре дә бирелә.
Иманлы авыл – нык авыл. Тинчәледә бүгенге көндә “Рәүф” мәчетеннән тыш, тагын бер иман йорты эшләп килә. Бу халыкның динле икәнлеген тагын бер кат раслый.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.