Буа районының Югары Лашчы мәктәбендә офицер, танк взводы командиры Вадим Журавлев белән очрашу узды. Әлеге чарага Югары Лашчы авылыннан махсус хәрби операциягә киткән хәрбиләрнең әниләре, хатыннары катнашты. Очрашу мизгелләре турында Буадагы хәбәрчебез Рөстәм Әхмәдуллин язмасында.
Югары Лашчы авыл җирлегеннән сигез егет махсус хәрби операциядә катнаша. Очрашуга килгән геройның әниседә очрашуны ихлас күңелдән хуплады. Аның фикеренчә, тылы тыныч булу хәрби өчен бик мөһим.
Югары Лашчы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Усманова СВОда катнашучылар әниләренә, хатыннарына чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Аларның якыннарының җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләде.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары, Буа районы.