Татарстанда 2025нче елга кадәр «Сәламәтлек саклау тармагын үстерү» республика программасы кысаларында ел саен авылларда уңайлы фелдшер акушерлык пункталар ачылу әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. Республикабызның һәр авылында диярлек заманча медицина пункты эшли. Шундыйларның берсе Буа районының Иске Суыксу авылында урнашкан. Биредә 1300 гә якын кешегә медицина ярдәме күрсәтәләр. Медпунктның эшчәнлеге турында тулырак Буадагы хәбәрчебез Рөстәм Әхмәдуллин язмасында.
Буа районы
Иске Суыксу авылы үзәгендә урнашкан модульле фельдшерлык-акушерлык пунктында һәрвакыт кеше була. Кемнең кан басымы күтәрелгән, кемгә укол ясарга. Кем даруга килгән. ФАП күршесендә генә яшәүче 73 яшьлек Гөлфия Хөсәенова бирегә ярдәм сорап еш керә.
Моның өстенә медицина хезмәткәрләре авырулар янына чакыру буенча да йөриләр. Кулларына авыр чемодан тотып республикада иң зур саналган авылның иң ерак почмакларына җитәләр.
Егерме елга якын эшләү дәверендә авылның “докторларына” әверелгән кызлар үзләре әйтүенчә, төнлә дә, кич тә чакыртырга мөмкиннәр. Кайдадыр кемдер аларның ярдәменә мохтаҗ булганда караңгы урамнарда куркуны да оныталар, көндез инде бер смена эшләп кайтканнарын да искә алмыйлар. Йорттагы мәшәкатьләрне дә читкә куялар. Һәр чакыру ихтималына әзерлектә торалар.
Фельдшерларның санаулы вакыт эчендә килеп, дөрес дәвалау биреп кешеләрне үлем тырнагыннан алып калганнары бар.
Алтын йөрәкле фельдшерлар дус һәм аңлашып эшләүләре белән дә аерылып торалар. Берничә ел инде алар яңа модульле ФАП бинасында хезмәт куялар. Биредә мөмкинлекләребез күбрәк, шартлар яхшы, элеккегесе белән чагыштырырлык та түгел, диләр алар. Сүз уңаеннан, Иске Сукысу авылы фельдшерлык-акушерлык пункты районда иң уңышлы эшләүчеләрдән санала.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.