Буа районының Исәк авылы мәчетендә регионара мөнәҗәт кичәсе үткәрелде. «Мөслимә» дип аталган мөнәҗәтчеләр кичәсеннән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Мөнәҗәт кичәсен Буа районы мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов ачып җибәрде. Чыгыш ясаучыларның иң кечкенәсенә биш, иң өлкәненә 75 яшь.
Буа районы башлыгы Ранис Камәретдинов хәер-фатыйхасы кыска , ләкин үтемле булды.
Мөнәҗәтне асылга көйләп, аерым бер мәкам белән укыйлар.Мөслимә фестивалендә катнашучылар арасында да күркәм мәкамлеләр шактый иде.Нинди генә чара үткәрелсә дә аның әйдәп йөрүчесе була .Әлеге чара Чувашстан Республикасының Исәк авылына якын районнары белән берлектә оештырылган.Беренче тапкыр гына үткәрелсә дә фестивальдә килүчеләр саны 30 да артып китте.Оештыручылар тарафыннан һәр чыгыш ясаучыга, шулай ук әзерлек эшләрендә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә бүләкләрне Буа якташлык җәмгыяте әзерләгән. Аның президенты үзе дә Исәк авылында туып үскән Ирек Закиров мөнәҗәт фестивален киләчәктә дә дәвам итүне хуплый.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин.