Буа районында Татарстан Президентының “Безнең ишегалды” программасын үтәүгә керештеләр. Программа буенча Буа шәһәрендә барлыгы 46 ишегалдында капиталь ремонт үткәреләчәк. Быел шуларның 10сын төзекләндерәчәкләр. Киләчәктә ишегалларында нинди комплекслы үзгәрешләр булачак? Республика президенты инициативасы белән башланып киткән “Безнен ишегалды” программасы 29күпкатлы йортта яшәүчеләрне нәрсәләр белән сөендерәчәк? Хәбәрчебез әзерләгән материалда.
Узган ел биредә яшәүчеләр үзара җыелып, киләчәктә ишегалларын ничек күрергә теләүләре хакында җыелып сөйләшсәләр, быел инде аларның хыяллары тормышка аша башлады. Чокыр-чакыр, пычрактан бутыйсыз йөреп булмый иде, ди Некрасов урамындагы 42нче йортында яшәүчеләр.
Тәскирә Тукбиева :” Бик каты пычрак иде. Бутыйсыз йөри алмый идек”
Машиналарның төбе җиргә тигән.Әмма мәсьәләне хәл иткәннәре күренеп тора. Биредә яшәүчеләр үзләренең ишегалларына сөенеп туя алмый. Әлеге ишегалды Республиканың “Безнең ишегалды” программасына кертелгән.
Тәскирә Тукбиева: “Һәр елны көттек.Кайчан килеп ясарлапр икән дип.Рәхмәт бик зур.Безнең фикер белән исәпләшәләр”
Буада чынлап та ремонт кирәк булган ишегаллары күп. 2024нче елга кадәр 46 шундый ишегалдын тәртипкә китерү күз уңында тотыла. Быел аның 10сында капиталь ремонт уздырылачак. Барлыгы 7 төрдәге эш башкарылачак.
Илдус Гыйззәтов :”Юл салыначак, тротуарлар, балалар мәйданчыклары төзеләчәк. Шулай ук кер киптергечләр, чүп җыю мәйданчыклары, кече архитектура формалары, утлар куелачак”
Шәһәрнең Р.Люксембург, К.Зыятдинов, Б.Хмельницкий, Некрасов, Арефьев, Ефремов Шафранов, Совет һәм Гагарин урамындагы күп катлы йортлар ишегалды ремонталаначак. Барлыгы 29 күпкатлы йорт колачланачак.
Ранис Әхмәтшин,Айрат Насруллов.